Резедә Ганиуллина: “Талант эшләми үсми“

“Авыл кызлары да тырышсалар, максат куйсалар зур уңышларга ирешә ала“, ди “Кызган таба“ның чираттагы кунагы, 25 яшьлек Резедә Ганиуллина. Ул биюче -- Салма, яшь башкаручы -- Сәрбиназ буларак билгеле. Алар биш бертуган кыз үсәләр һәм бөтенесе дә татар җырларын башкаралар. Әнисе Зөлфия кызларны бер үзе үстерә, шуңа да Резедә яшьли үз көнен үзе күрергә тырыша, биергә өйрәнә, җырлый башлый. Беренче клибын “Әни күңеле“ җырына төшергән. “Талантны үстермәсәгез ул югала, үзеннән-үзе берни булмый. Көндә күнегүләр эш
Back to Top