Оксана Ильюп feat Ирек Галимов Хыял офыклары

Хыял офыклары (И.Галимов кое, О. Ильюп, И. Галимов суз) Күкрәктән очарга талпына йөрәк Йөрәккә дә бәлки очарга кирәк. Кошлар белән бергә менеп һавага Иркенлектә үз рухын табырга. Хыял офыклары чакыра мине Кошларга ияреп очалмам инде. Хыял офыклары мине чакыра Ярсыма йөрәгем түз син чак кына. Тирә якта биктә күп ул иркенлек Ләкин иркенлектә юк бит иреклек. Хыял офыклары бик чакырсада Мөмкинлегем юк канат кагырга. Канатлар иңемдә очар идем бит Хәттә, иркенлек тә. читлеккә тиң бит Күпме талпынсада йөрәк очарга Булмас офыкны барып кочарга. Хыял офыклары чакыра мине Кошларга ияреп очалмам инде. Хыял офыклары мине чакыра Ярсыма йөрәгем түз син чак кына. *********************************** Чувства горизон
Back to Top