Чишмәләргә алъяпкычлар киеп су артыннан йөргән чаклар булдымы сезнең?

Чишмәләргә алъяпкычлар киеп су артыннан йөргән чаклар булдымы сезнең? Әллә инде болар барысы да әниләребезнең хатирәләрендә генә калганмы? ⠀ Камыр куеп, мичкә ут тертеп ипи пешерү булсынмы, чишмәгә суга төшүме, печән өсте, урак өсте вакытындамы – татар хатын-кызлары һәрвакыт алъяпкыч кигән. “Канатлы”, бала итәкле, матур чигешле алъяпкыч! ⠀ Әни өйдә һәрвакыт алъяпкычта иде. Берәркем килеп керүгә үк, әни алъяпкычын салып куя иде дә – чип-чиста күлмәктә кунагын каршы ала иде. Уңайлы бит инде. Чисталык, пөхтәлек – татар хатын-кызларының үзенчәлекле ягы. ⠀ Безнең “Остазлар”ыбыз да төрле алъяпкычлар җитештерә. Җитеннән дә, мамыктан да – гади тыйнак чигүле, яисә купшы татар үрнәкләре белән. Бәләкәй хуҗабикәләрен дә шатландыра алабыз. Аларга аш бүлмәсендә кияргә дә, рәсем буяган вакытта да кия торганнарын булдырдык. ⠀ Менә сез, шәхсән үзегез, алъяпкыч киясезме? ___ У вас было такое время, когда надевая красивые фартуки, вы ходили за водой на родник? Или это всё осталось лишь в воспоминаниях наших мам? ⠀ Татарские жен
Back to Top