Күңелле мизгеллэр 😘😘😘💞🙏 Шулай да, Укытучы – иң иге... Казань

Күңелле мизгеллэр 😘😘😘💞🙏 Шулай да, Укытучы – иң игелекле һөнәр ияләренең берсе. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша һ.б. Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Шул сәбәпле күпме укытучы һөнәри авыру алган килеш лаеклы ялга чыга. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыг
Back to Top