Кукмара районындагы яа микрорайонда яшчелрг саз ерып йрерг туры кил

Республикада икенче атнасын туктамаган яңгырлар Кукмара районындагы яңа микрорайонда юл мәсьәләсен кискенләштерә. Монда күп балалы гаиләләргә участоклар бүлеп бирелгәнгә 10 ел булган, ә асфальт һаман юк. 106нчы микрорайонда яшәүчеләр асфальт булуын көтми дә инде. Алар вак ташка да риза. Иң курыкканнары - яңа уку елы башланып, балаларны мәктәпкә илтү булачак. Чөнки кара көз җитүгә бистә зур юлдан тылысынча өзелә. Кукмарадан - Рания Абдрахманова сөйли.
Back to Top