Актаныш икмәк комбинаты базасында янгынга каршы планлы тактик махсус өйрәнүләр узды

Районның 103нче янгын сакчыллыгы бүлегенең шәхси составы белән Актаныш икмәк комбинаты базасында шартлы янгынны сүндерү буенча тактик өйрәнүләр үткәрелде. Аның максаты – хәлне бәяләү күнекмәләре булдыру, кешеләрне эвакуацияләү, хезмәт күрсәтүче персонал белән бергә эш итү, янгын сүндерү ысулларын, һөнәри осталыкны арттыру иде. Әлеге өйрәнүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәхси состав куелган бурычларны төгәл үтәде. Шартлы янгынны сүндерүдә ике янгын сүндерү техникасы һәм дүрт хезмәткәр катнашты. Алар халык күп була торган объектларда янгыннар белән көрәшү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Back to Top