Казанның Танкодром тирәсендәге шәхси йортларда яшәүчеләр хафада

Казанның Танкодром тирәсендәге шәхси йортларда яшәүчеләр хафада. Шәһәрнең территорияне планлаштыру проекты буенча, бу урында ял паркы, яшел зона ясарга уйлыйлар. Әмма халык аларның дача һәм шәхси йортлары урынында монда күпкатлы йортлар төземәсләрме? дип шикләнә. Бу урында хәзер 3 төрле милекчеләрнең мәнфәгате бар. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр, коттедж хуҗалары һәм ташландык бакчалар. Үзгәрешләр кайсыларына кагылачак? Тау башындагы авылдан - Рәмзилә Гафиятуллина. Официальный сайт: Ссылка н
Back to Top