Иттән (фарштан) татарча урама.mp4

(пәнҗешәмбе) - Гаиләгә ❤️көч, энергия бирә торган итле камыр ризыклары (өчпочмак, итле бәлеш һ.б.) Без #тәмлемарафон өчен бүген #урама пешерергә булдык.❤️ Туклыклы да, тәмле дә, балалар белән ясарга җайлы да. 1. Камырына: - ике йомырка - ике чүмеч су, - ярты бал кашыгы тоз, - он салып, пилмән камыры йомшаклыгында басып куйдык. 2. Шул арада эчлек әзерләдек. - Фарш тозлап-борычлап куярга (Минем калган катырган йөрәк-бавыр-иттән чыгарган, суганы да, тәмләткечләре дә кушкан фарш бар иде. Шуны, артык суы булмасын дип, сөзгеч өстенә куеп эреткән идем.) - 2-3 суганны вак кына турарга. Кемдер угычтан уа, алай бик сулы була кебек. Минем фаршымда суган булганга мин күп салмадым. - 6 уртача бәрәңгене әрчеп, эре тишекле угычтан уарга (моны бәрәңгесе кызармасын дип, җәер алдыннан эшләргә.) 3. Әзер камырны өчкә бүлдек (минем манты пешергечем өч катлы. Кемнең дүрт, дүрткә бүләсез.) Бик нәзек итмичә, манты, пилмән камыры калынлыгында җәйдек. Бер кырыена 1-2 см җитмичә, ахырдан ябыштырыр өчен, эчлекне салмыйча калдырабыз. 4. Фарш катламын, аннан суган, бәрәңге катламнарын җәеп, үзебездән төреп барабыз. Урама (рулет) килеп чыга. тышкы ягын чеметеп, камырны беркетеп чыгабыз. Артык һава чыксын өчен, чәнечке белән тишкәлибез. 5. Манты пешергеч тәлинкәләренә түгәрәкләп куеп, 45 минут-1 сәгать дәвамында парда пешереп алабыз. 6. Кайнар килеш кискәләп, өстенә май яки каймак сөртеп бирәбез. (Безнекеләр «майлама» диләр: кайсы кетчуп, кайсы майонез, кайсы каймак сөртә. Кемгә ничек ошый, шуңа мин коры килеш куям, һәркем үзенчә ашый) Ашларыгыз тәмле булсын! Исән-сау булыгыз!❤️ Өстәлмә: #тәмлемарафон чатында «VII тәмле марафон» дип язган язу куярга әйткәннәр икән. Өстәп «VII» санын кызыл белән язып куйдык, тагын бер фотога төшердек. (Видеода ансын өстәгәнче)
Back to Top