Рәфидә Галимҗанова – Уен тәмам... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

*** Әке-бәке... Өч-дүрт, я башладык. Уен гади, уен - чынбарлык Икебезнең берсе... туктыйк, дисә, Хәбәр бирә: “Җитәр. Арыдык!“ Уен – тәмам. Уенчылар – азат. Җан бушлыгын тутырыр бүтәннәр. Әке-бәке... Тик юк... дәвам итә... Бармы икән монда җиңгәннәр? Ә мин уйныйм, кичекмәстән, уйныйм, Тик тәртибен бераз үзгәртик: Уен барыр тоташ – син дигәнчә, Бер өстәмә... Сөйлим! Бүлмә тик! Әйдә, уйнап кына бәйрәм ясыйк: Имештер, мин – кәләш, син – кияү. Юри генә, әйдә, бер йорт салыйк, Һәм эт алыйк, – Усал булсын, дәү. Әйдә, уйнап кына бәби сөйик, Үчтекиләп багыйк көнозын. Юри генә эшкә бармый калыйк, Һәм онытып торыйк дөньясын. Әйдә, уйнап кына картаелсын... Бер таякка икәү таяныйк. Күргән-белгәннәргә гаҗәп булса, Без әйтербез:“Юри! Уйнап тик!“ Ә башкача... Миңа кирәк түгел! Бүтәненә, әйдә, вакланмыйк: “Бердәнберләр“, “Илһам“, “Мәхәббәтләр“... Һәм тереләй – ялгыз бакыйлык. Әке-бәке. Өч-дүрт. Тәртип шундый. ...Уйныйсыңмы? Нинди күңелле! Әке-бәке. Уен – гомерлек. Шигырь авторы – Гөлназ Газизова Укый – Рәфидә Галимҗанова Оператор, монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин Музыка: omka — Vibes (Copyright Free Music), Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top