Бген Саба гимназиясе базасында республика клменд тче Имин тгрмч бйгесене район туры тте.

Бүген Саба гимназиясе базасында республика күләмендә үтүче “Имин тәгәрмәч“ бәйгесенең район туры үтте. Бәйгедә 21 командадан 84 юл хәрәкәтенең яшь инспекторы катнашты. Алар юл йөри кагыйдәләре, фигуралы йөртү, медицина, иҗади биремнәрне башкардылар. Балаларның әзерлеге елдан- ел яхшыра. Быел да алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шәмәрдән лицее командасы 3 нче, Саба гимназиясе командасы 2 нче урынны яулады. Саба урта мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Аерым катнашучыларга, яхшы чыгыш ясаган командаларга да бүләкләр тапшырылды. Бу бәйгедә һәр бала бүләкле булды. Республика туры май аенда үтәчәк. Саба урта мәктәбе командасының җиңү белән кайтуын телибез.
Back to Top