Депутат Марат Галиев мәктәпләргә шахмат уйнау комплектлары бүләк итте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ярдәме белән районыбызның тагын дүрт мәктәбендә шахмат зоналары булдырылды. Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында тормышка ашырыла. Шахмат уйнау комплектларына бүген районыбызның Олы Арташ, Олы Кибәче урта белем бирү һәм Түбән Шытсу, Юлбат гомумбелем бирү мәктәпләре ия булды. Бүләкләрне мәктәп коллективына депутат үзе килеп тапшырды. Фоторепортаж:
Back to Top