Игътибар, томан м бозлавык ктел!

Игътибар, томан һәм бозлавык көтелә! 28 октябрьдә  көннең икенче яртысында һәм кичен, 29 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республика территориясендә һәм Казан шәһәрендә томан, юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны томан һәм бозлавык вакытында  игътибарлы булырга чакыра: - йөрәк-кан тамырлары һәм астматик авырулардан интегүче затларга урамга чыгудан тыелырга кирәк.;  - урамнарны һәм юлларны кичкәндә җәяүлеләр сак булырга тиеш;  - транспорт чараларын йөртүчеләргә хәрәкәт тизлеген киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә;  - машина йөртүчеләргә шулай ук кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Source: Главное управление МЧС России по Республике Татарстан & МЧС Республики ТатарстанГУ МЧС России по Республике Татарстан
Back to Top