Имам баялды

Төрек кухнясында бик популяр булган бу ризыкны укучыларыбызга бүген Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Рузанна ХӘБИБУЛЛИНА әзерләп күрсәтә. Кирәк 4 уртача зурлыктагы баклажан; 3 эре помидор; 1 баш суган; 2-3 теш сарымсак; 100 г үсемлек мае; бер чәй кашыгы тоз; бер чәй кашыгы шикәр комы; ярты чәй кашыгы паприка; бер чеметем кара борыч; бер тотам петрушка. Эш барышы Баклажаннарны юып, сабак төбендәге яфракларын алабыз, ә сабагы үзе калсын. Яшелчә чистарта торган пычак белән кабыгын буй-буй итеп чистартабыз. Баклажанның кабыгын бөтенләй чистартсаң, формасын тотмый, ә безгә формасын югалтмавы кирәк. Суганның кабыгын әрчеп, ярым боҗралап турыйбыз. Сарымсакны исә пычак белән ваклыйбыз яки юка телемнәргә кисәбез. Издерергә кирәк-ми, алай ризыкта тәме бөтенләй тоелмаячак. Помидорларның төбендә аркылы ике кисем ясап, 5 минутка кайнар суга салып торабыз. Кабыгы калын булса, озаграк тотарга кирәк. Судан алгач помидорларның кабыгын салдырып, шакмаклап турыйбыз. Калын төпле табага үсемлек мае салып, баклажаннарны йомшарганчы кыздырабыз. Бер ягы кызаргач, икенче ягына әйләндерәбез. Мае чәч- рәмәсен өчен, өстен капкач белән каплап торырга була. Баклажаннарны тәлинкәгә күчереп, калган маенда башта суган белән сарымсакны, аннары туралган помидорларны кыздырабыз. Яратсагыз, туралган баллы һәм әче борыч та куша аласыз. Помидорларның суы кимегәч, тоз белән шикәр комы (помидорлар баллы булса, шикәр комын аз гына салыгыз), паприка һәм кара борыч кушабыз. Иң ахырдан гына ваклап туралган петрушканы өстәп, уттан алабыз. Баклажаннарның эчен ярып (төбенә кадәр кисеп чыгарырга кирәкми), кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз. Форма төбенә 2 аш кашыгы су тамызып, 20–30 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Имам баялдылар әзер! Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Видео: Лилия Гәрәева.
Back to Top