ЧЫН ФЕРМЕР. Татарлар башкорт токымлы атлар үрчетә

Идиятуллин Сәгыйтьҗан — Башкортостанның Олы Теләк авылында крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы ватанпәрвәр. ⠀ Үз эшләрен республикадагы 17 крестьян-фермер хуҗалыгы белән башлаган алар. Хәзер үзләре генә калган. Хуҗалыкларында тавис кошы белән аюга кадәр асрыйлар. Ике меңнән артык чиста башкорт токымлы атлары белән горурланалар. Урал таулары буенда гүзәл табигатьтә яшәүче 30 яшьлек егетне шәһәр тормышы бер дә кызыксындырмый. ⠀ «Я атабыз, я шәһәргә күчәсең» — дисәләр генә, бәлки Татарстанның Әлмәт шәһәренә күчәрмен», — дип шаярта ул. Авылда яшәргә, эшләргә кеше калмавына, яшьләрнең авылдан китүенә дә борчыла егет.
Back to Top