Сафаҗай авылында теология докторы, профессор Дамир Мөхетдиновның җомга вәгазе

#ислам #думрф #вәгазь 2023 нче елның 7 нче июлендә Дамир хәзрәт Сафаҗай авылының 1 нче мәхәлләсендә җомга вәгазен сөйләде һәм җомга намазын укытты. Дамир Мөхетдинов вәгазендә галим булуның һәм гыйлемгә омтылуның бер кеше өчен генә түгел, ә мәхәллә һәм халкыбыз өчен ничек файдалы булуы турында аңлатты. Җомга чаралары саф һавада – мәчет ишек алдында үтте. Бу көнне Сафаҗайда шушы авылда туып-үскән мәшһүр галимебез Хөсәин Фәизханны искә алдылар. Аның 200 еллыгына багышлап, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте галимнең каберенә яңа таш һәм яңа чардуган куйдыртты. #җомга #җомгавәгазе #джума #татарчавәгазь #сафаҗай #сафаджай #красныегорки #дамирмухетдинов #дамирмөхетдинов #профессормухетдинов #проповедь #фәизхан#хөсәинфәизхан #хусаинфаизханов #мечеть #мусульмане #мусульманероссии #нижегородчина #нижгартатарлары #мәчет
Back to Top