Video by Zeyneb Lyubimaya

Йөрәгемдә җыр булып кал! Зөлфиә Фәйрушина сүзләре Ирек Габдрахманов көе ------------------------------- 1. Хыялыйлар булып сагынам сине, Йөрәгемдә минем җыр гына. Алсу таңнар сөеп уяталар, Күңелемдә синең моң гына. Кушымта: Кагыл килеп минем йөрәгемә, Күзләремә үрел таң булып. Якты йолдыз аша сәлам җибәр. Йөрәгемдә кал син җыр булып. Кагыл килеп үткән елларымның, Якты нуры моңга әйләнсен! Шул сөюне көтеп үткән юлым, Чәчебезне чәчкә бәйләсен! ------------------------------ 2. Сүндерәм дә кабат ут тергезәм Учакларын сөю-назымның. Бераз гына көтәм әле дим дә Пәрдәләрен ачам җанымның! кушымта. ------------------------------- 3. Югалмасын якты хыялымнан, Сиңа булган кайнар сөюем! Ишекләрне бикләмичә көтәм- Мәхәббәтле гомер мизгелем! кушымта.
Back to Top