Бәзәкә авылы мәчете ил солдатларын искә алып догалар укуны дәвам итә

Бәзәкә авылында мәчет әһелләре беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында катнашып илебезне саклаган авылдашларыбызга багышлап догалар укуны дәвам итә. Алар 123 Беренче бөтендөнья сугышы һәм 805 Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәрберсенең исемнәрен бөтен авылга яңгыраталар. Бу чараны алар 1 марттан башлап 9 майга төгәлләргә исәплиләр. Рәхмәт яусын безнең хөрмәтле аксакалларыбызга бу изге эшләре өчен!
Back to Top