🪗“Җырлап эшләгәч күңелле!”

Мондый сентябрь күкләр бүләгедер. Авыл кешесе өчен бигрәк тә: халык бәрәңге, чөгендер, кабак уңышын җыя. Инде зур агрофирмалар да тулы көченә бәрәңге ала. Мисал өчен Арча районының “Кырлай” агрофирмасында 21 августта ук икенче икмәкне ала башлаганнар. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын да утыртканнар. Мең гектар җирдә бәрәңге үсә. -Икенче икмәкнең уңышы быел бик яхшы,- диде “Кырлай” агрофирмасының агрономы Рәмис Абдрахманов. – Гектарыннан 300-400 центнер чыга, бу бик яхшы күрсәткеч. Тәтеш районы Олы Әтрәч авылы халкы исә әнә ничек җырлый-җырлый бәрәңге алган. -Җәмәгатем Мәрзия белән бакчага чыккан идек, күңелсез булып китте. Тыныч кына бәрәңге алу бик ялыктыра. “Карчык, әйдә, самоварны, тәмлүшкәреңне чыгар. Мин гармунны алып чыгам”,- дидем. Шуннан безне күреп күрше-тирәләр дә килде. И, кәефләр күтәрелеп киттек. Ярты көн эчендә күпме бәрәңгене алып аттык. Җырлап эшләгәч күңелле шул! Дуслар, ә сездә көзге эшләр ничек бара?
Back to Top