ТАТАРЧА ҖЫР - ПОЗИТИВ

Безнең гомер бер җыр кебек, Еллары - җырлар кебек. Биетәдә, җырлатада, Я тоташ моңнар кебек... Булмый нинди кичерешләр, Нинди булмый хыяллар. Кемнәр генә бу тормышта, Ул җырлардан туя алган. Бәетләр кайчак кушыла... Җырлар сүзе булмыйча. Җырлар моңнар тукталмыйлар, Гомер юлын узмыйча. Кемнең җыры моңсу була... Кайберсен булмый аңлап. Күп гомерләр, күп җырлары, Барсында булмый барлап. Безнең гомер җырлап уза, Җырларга ошаганга. Җырларда бит дару кебек, Күңелләр бушаганда. Гомер шундый серле әйбер, Әллә ниләр җырлата. Гомерләр шат-озын булсын ! Гомер булса - җыр арта ! Рузил Фазлыев
Back to Top