Кырымны Евпатория хастахансенд ятучы 52 бала м 5 йдаманны хле яхшыра башлаган

Кырымның Евпатория хастаханәсендә ятучы 52 бала һәм 5 әйдаманның хәле яхшыра башлаган. Бу хакта Казан Кремлендә хәбәр иттеләр. . Кырымдагы дәвалау учреждениесендә республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле кизү тора. Һәр баланың сәламәтлеге турында аңа хәбәр итеп торалар. Лагерьдә калган яшүсмерләрне дә тикшерәләр. Моның өчен өстәмә педиатрлар җәлеп ителгән. Ә хастаханәгә эләккән авыруларның диагнозы билгеле - ул эчәк инфекциясе, ди табиблар. Хәзер Җирле роспотребнадзор лагерь ашханәсендәге ризыкларны тикшерә.
Back to Top