Кукмарада төп чыршының утлары кабынды

Кукмарада төп чыршыны ачу тантанасы булды. Бәйрәм районның барлык хезмәт коллективлары катнашында костюмлаштырылган Яңа ел парады белән башланып китте. Нинди генә җәнлекләр, әкият геройлары юк иде анда. Кукмаралыларны сәхнәдән Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, район мәдәният узешчәннәре, укучылар, балалар катнашында әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде. Бәйрәм күмәк бию, дискотека белән тәмамланды.
Back to Top