Мамадышлы Галимулла Нәбиуллин актив гражданлык позициясе белән яши.

Фронттан кайтканнан бирле бер генә сайлауны да калдырганы юк. Бөек Ватан сугышы ветераны соңгы берничә елда сәламәтлегенә бәйле рәвештә өйдә генә тавыш бирә. Менә бу юлы да участок сайлау комиссиясе вәкилләре хөрмәтле якташыбызда кунакта булдылар.
Back to Top