Тунлы тавык ите духовкада (куриное филе под шубой).mp4

(җомга) - Гаиләдә ир-атлар иң нык ярата торган ризыклар һәм ашлар/шулпалар (индивидуаль) Аллаһка шөкер, безнең гаиләдә нәрсә пешерсәм, шуны ашыйлар. «Нинди яратканыгызны пешерим?» дигәч, «Үзеңә кара, барысын да яратабыз» диделәр кичә. Токмач ясасам, инде монда төшереп күрсәттем, мантыга тотынсам, кичә генә #тәмлемарафон аңа охшаш ризык иде. Шуңа бүген кызлар белән духовкада #тунлытавык (курица под шубой диләр ахрысы) ясыйк дидек. Бәлки исемен дөрес язмаганмындыр, гафу итәрсез. Кызлар тагын #тункигәнтавыкфилесы, #тунастындакыйналгантавык 😂 (отбивная имеш) #тунлытавыктүше дигән вариантлар да тәкъдим итте. (#тавыкфилесы татарча сүзлектә дә филе дип чыгарды, тавыкның түш ите буламы икән?) Кирәк була: - 3 тавык филесы - минеке 1 кг чамасы булды - 5-6 пешкән бәрәңге яки 500-600 гр. пюресы - 2 уртача кишер - 1-2 суган - 3 бөртек сарымсак (яратсагыз күбрәк тә ярый) - 250-300 гр. каты сыр - 2-3 аш кашыгы яшел әнис (укроп) - 2-3 аш кашыгы каймак - 2-3 аш кашыгы майонез - 1 бал кашыгы тоз (ярты бал кашыгы ите өчен, калганы өстенә) - 1 бал кашыгы борыч - 1 бал кашыгы ясалган гәрчис (горчица) - 0,5 бал кашыгы шикәр комы - 150-200 гр. кефир яки оеган сөт. 1. Тавыкның сөяксез түш итен (филесын) буйга 2-4 кисәккә уч табаны кебек телем ясап кисәргә. Калынлыгына карап. Калын булгач, 3-4 кә кистем. Туңдыргычтан алгач, эреп беткәнче кисәргә җайлырак. 2. Савытка оеган сөт (йә кефир, йомшак итәләр), тоз, борыч, гәрчис, шикәр комы кушып туглыйбыз. 3. Такта өстендә пакет эченә җәеп салып, сырлы чүкеч белән суккалап, «кыйнап» алабыз. Андый чүкеч булмагач, тукмак белән суккалыйм. Итләр йомшара, өзелгәнче каты сугарга түгел, бераз йомшарырлык, формасы үзгәрерлек. 4. Ясалган эремәбезгә батырып алып, өстенә, кипшенмәсен өчен, пакет каплап кырыйга алып куябыз. (Итне кунаклар килгәнче, алдагы көнне кичтән әзерләгән дә бар. Суыткычта әйбәт тора) 5. Кишерне вак угычтан уып, суганны вак итеп турап майда 5 минутлап кыздырабыз. Пешкән бәрәңгене эре угычтан уабыз, сырны һәм сарымсакны вактан. Яшел тәмләткечләрне (суган, әнис, петрушка да ярый) турыйбыз. Мин турап катырган әнисне һәм каймак салдым. Барысын бергә кушабыз. Духовканы кабызып җибәрәбез. 6. Табага силиконлы кәгазь җәйдем. Берни җәймичә майласагыз да әйбәт була. Тавык итләрен тезеп куйгач, өстенә итләрне капларлык итеп, ясаган эчлекне бүлеп, өстеннән майонез белән каплыйбыз. 7. Кызган духовкада 25-30 минутлап пешереп алабыз. Озак торса, кибә башларга мөмкин. 8. Яшелчәләр белән бергә ашап туйгысыз! Ир-егетләребез ошатты.❤️ Бу рецептны яратам үзем дә: җәен тавык өстенә #помидор, бераз тоз сибеп суын чыгарган #кабачки белән төрләндерергә була. Консервланган ананас, сыр майонез капласагыз #ананаслытавык чыга. Алма,виноград, кыздырган гөмбә дә җәеп була. Тунына бәрәңге урынына пешкән йомырка бара. Берни салмыйча тавык кыздырган кишер суган майонезлы сыр белән дә шәп. Ул чакта инде гарнир кирәк була. #тәмлемарафон #тавыките Дөньяларыбыз тыныч булсын! Сау-сәламәт булыгыз!
Back to Top