Татар торты / Татарский торт

Чын татар торты менә шундый була ул! Үрнәк алыгыз!:) АНТАЛИЯДӘ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАРСТАН ТУГРАСЫ КӨНЕ ҮТКӘРЕЛДЕ 4 февраль көнне Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге китапханәдә тарихта беренче тапкыр Татарстан туграсы (гербы) көне үткәрелде. Җыенда 20ләп кеше катнашты. Татарлардан тыш төрек милли хәрәкәте вәкилләре килгән иде. Кичәне оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин Татарның дәүләтчелеге белән мөһим көннәрен, шул исәптән тугра көнен үткәрү мөһимлеген сөйләде. Үз чыгышында ул Татарстан туграсы кабул итү, туграның әһәмияте турында сөйләде. Төрек җәмгыяте вәкилләре үз сүзендә Татар хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтте. Кичәдә Татарстан туграсына багышланган видеолар күрсәтелде. Оештыручылар татар китапханәсе буенча экскурсия оештырды. Кичәнең матур бер бизәге булып оештыручылар әзерләнгән махсус торт иде. Торт Татарстан туграсы һәм байрагы итеп бизәлгән иде. Катнашучылар бергәләшеп торт, чәк чәк һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйланды. Аланиядән килгән милләттәшләребез китапханәгә яңа китаплар бүләк итте.
Back to Top