Әгъзам мәчете. Әмир авылы. Чирмешән районы
Чирмешән районының Әмир авылы халкы тарихи вакыйга шаһиты булды. Биредә 2021 елның 20 февралендә зур капиталь ремонттан соң авыл мәчете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
#Әмиравылы #Чирмешәнрайоны #Әгъзаммәчете #Әгъләмовлар #Мөселманнар #Татарстан