“Әллүки“- Ильшат Валеев(Илшат Вәлиев) Габдулла Тукай сүзләре татар халык көе

Күптән түгел өйдә телевизордан ниндидер үзе таныш үзе таныш түгел дә кебек җыр ишетеп калдым да..... күңелдә шушы кыек мыек булса да(мин шагыйрь түгел) сүзләр килеп чыкты. Ишеттем мин кичә берәү җырлый Әллә нинди моңсыз ят бер көй. Тыңлый торгач аңлап алдым , Бу бит безнең көй Әллүки. Түзәлмәдем , басып куйдым Җырлаучының тавышын Ят бормалар кушып, тамак кырып Безнең көйне бозмасын! Юк бу көйдә ни моң ни җан Барабаннар какса да Күзне камап ялтыр йолтыр Матур утлар янса да... Аннары Тукай бабай каберендә әйләнеп ятмасын,тыныч йокласын дип Әллүкине җырлап куерга булдым. Онытылмасын әле безнең моңыбыз
Back to Top