Тальяннарга моң өрүче🪗

Рус халкының төп уен коралы балалайка булса, татарларда — тальян гармун ул. Үзәк өзгеч моңлы көйләрне дә, күңел юатырлык дәртлеләрен дә тальян аеруча матур яңгырата, ди гармунчылар. Ә тальянның моңын күңел җылысы биреп ясалган телләр тудыра, ди шул гармуннарны үз куллары белән ясаучы Россия күләмендәге бердәнбер оста — Айрат Харисов. Тальяннарның башка гармуннардан ни белән аерылуын да, уен коралы турында башка кызыклы мәгълүматны да Айрат абый әңгәмәдә сөйләде ☺️
Back to Top