Районыбыздан 200дән артык ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша

2022 елның 21 сентябреннән игълан ителгән өлешчә мобилизациядән соң, районыбыз егетләре дә Россия Кораллы көчләре сафларын тулыландырды. Хәзер хәрби хезмәткә алу контракт нигезендә дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә нинди социаль гарантияләр каралган? Контрактлы хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Кандидатларга карата нинди таләпләр куела? Шул хакта Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров сөйләде.
Back to Top