Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол

Милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, татар халкы аяусыз эзәрлекләүләргә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенең милли асылын, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килә. Милли һәм рухи байлыкны саклауда аеруча белем-мәгърифәт зур әһәмияткә ия. Кыен чорларда халыкка белем һәм тәрбия бирүдә бөтен көчен куйган олуг галимнәрнең берсе Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол.
Back to Top