«Сак булыгыз, бозлавык!

10нчы «Радуга» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә, кышкы чорда җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, «Сак булыгыз, бозлавык!» акциясе оештырылды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр белән юл аша чыгу, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрделәр. Профилактик акция барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга, шулай ук транспорт чаралары йөртүчеләргә тематик буклетлар тапшырылды.
Back to Top