Повидло рецепты

Сәламнәр дускайларым! Сез көткән алма повидосы рецепты калдырып үтәм. Бик тә шәп, куе, матур төстә, нәкъ без үскәндә магазиннарда сатыла торган, безнең әби, әниләре ясый торган, бернинди желатинсыз, бернинди красительсез повидло. Беренче көнне ясаган повтдлога суны күбрәк салдым, икенче көнне ясаган повтдлога суны әз салдым, чөнки алма сусыл иде, алма сортына да карый. Алмаларны юып, бүлемләргә бүлеп мискегә тутырабыз. Өстенә стакан ярым су салабыз, төбенә алма ябешеп көймәслек өчен генә. Томалап пешерәбез, ара тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябешергә уйлый икән су салыгыз тагы әз генә. Үзегез чамалагыз. Алмалар изелеп пешкәч тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, сито аркылы сөзәбез. Бер авырлыгы юк, отхот бик әз кала, ситодан үткәргәндә тукмак белән төрткәләп төшерү җиңел. Шушы сөзелгән массаны үлчәп 1 кг га 1 кг песок салып бер 40 минут чамасы кайнатабыз. Беренче көнне минем 40 минут кайнады, икенче көнне ясаган повидло бер сәгать кайнады. Әгәрдә сезгә куе повидло кирәк түгел
Back to Top