Сез сорадыгыз, м без ясадык.

Сез сорадыгыз, һәм без ясадык. Ostazlar бүген яңа рубрикасын игълан итә. Һәр җомга көннәрендә чыгачак кул эше дәресләре. Иң гадидән башлыйбыз – ул да булса берьяклы шома чигү. Бу ысул ярдәмендә төрле төстәге реалистик һәм зур булмаган стильле рәсемнәр чигәргә була. Кием-салым, интерьер предметларын чигеп, яки чигешне киергедән алмыйча мөстәкыйль декор предметы буларак калдырырга була. Бу катлаулы булмаган кыска һәм озын атлам ысулы, әмма ул сабырлык һәм пөхтәлек таләп итә. Сезгә кирәк булачак: • Төрле төстәге мулиналар • Тукыма • Күчермә кәгазь • Калька • Очлы әйбер • Киерге • Энә 1. Тукымага алдан ук декатировка ясыйсы, ягъни дымлы-җылы деликатлы эшкәртү үткәрергә кирәк. 2. Чигү үрнәген* калькага төшерегез. Ә калькадан күчермә кәгазь һәм очлы таяк ярдәмендә - тукымага. * беренче тапкыр чиккәндә катлаулы булмаганын, бәләкәен сайлагыз. 3. Тукыманы киергегә кидерегез. Шуның белән әзерлек өлеше тәмамланды. Алга таба эшләнәсе адымнар видео-язмада күрсәтелгән: 4. Тукыманы әз генә эләктереп рәсемне җеп бел
Back to Top