Кадерлебез!!! Юбилей 50 яшь!!!

Гомерләрең булсын бәхетле, Бәхетләрең булсын гомерле. Җирдә булган бөтен изгелекне Бирсен Ходай сиңа бу көнне! Котлы булсын, эни, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Әнкәй, диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса — уртак була Кайгыларың булса — югала. Уйлама әле, картаям, дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең Урыннарың булсын гел түрдә. Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, Белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне, кеше итеп, Олы рәхмәт барысы өчен дә!!!
Back to Top