авылдашларыбыз Ләйсирә һәм Салихҗан Рәхимҗановлар.
Бер-береңә күлмәк итеп,
Кирәк чакта терәк итеп,
Аллаһ безне парлап яралткан.
Калебеңә сихәт бирер,
Үзең кебек якын күрер –
Берәү генә бит ул җан тарткан.
Бер-береңә хәләл итеп,
Балдан татлы, тәмле итеп,
Аллаһ безне шулай яралткан.
Ике ятны берләштерә,
Сөйләштерә, киңәштерә, -
Гаилә ул - учак, җан тарткан.
Бер-береңнән сүрелмәсен,
Иман нуры һич сүнмәсен,
Гаиләләр ныклы булсыннар.