“Милләтемнең якты кояшы син”

“Милләтемнең якты кояшы син”. Шушы шигарь белән Иләбәр авыл җирлегендә көрәш турниры үтте. Ул Иләбәр авылы егете, Саба районы Миграция бүлеге начальнигы Айсаф Галиевнең якты истәлегенә багышланды. Батыр якташыбыз бу елның беренче маенда Украина җирләрендә хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак булды.
Back to Top