“Сылукай“. “ Жырла ,жырла“.

“Сылукай“. Мансур Гыйлаҗев сүзләре, Азат Хөсәенов көе. Дулкын-дулкын булып кала Агымсудан су алсаң. Үкенерсең, Сылукаем, Күз алдыңнан югалсам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Туган урыннарыгыз? Айның унбише булган, Түгәрәкләнеп тулган. Сагынырсың, саргаерсың — Шул чагында мин булмам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Туган урыннарыгыз? Жырла , жырла. Зуфар Хайрутдинов кое, халык сузлэре. Жырла,жырла дип эйтэсез Сезгэ нинди жыр кирэк? Эй,сезгэ нинди жыр кирэк, Сезнен алда жыр жырларга Сандугач теле кирэк. Ай жаный,вай жаный Сандугач теле кирэк. Уфа казан юлларынын Баганалары чыршы Эй,баганалары чыршы Башларына моннар тошсэ Сездэ булырсыз жырчы. Ай,май утэ,май утэ Май утэ дэ жэй житэ. Эй,май утэ дэ жэй житэ Май уткэнгэ кайгырмагыз Безнен яшь гомер утэ. Ай жаный,вай жаный Безнен яшь гомер утэ.
Back to Top