Салават 30нчы сезонын йомгаклап: “Татарстан ул – Дәүләт“
Казанда Салават Фәтхетдиновның 30нчы сезон концерты тәмамланды. Халык артисты әлеге тамашада татар теленең мәктәпләрдән чыгарылу, пенсия яше, милли үсеш проблемнарын сәхнә геройлары аша әйттерде, азактан үзе җөпләп куйды.
Азатлык хәбәрчесе дә әлеге концертта булып, Салават әфәнде, тамашачылар белән сөйләшеп кайтты.