Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Юлламасы

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 нче елга татарстанның төп үсеш юнәлешләрен белгеләде. Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы 1 сәгать тә 10 минут дәвам итте, һәм әйтергә кирәк һәр татарстанлының тормышыа кагылышлы бик күп өлкәләрне колачлады. Төп темаларның берсе махсус хәрби операциягә багышланды. Биредә Махсус хәрби операиядә катнашучылар, шулай ук хәрби династияләр вәкилләре дә бар иде. Республика Рәисе барлык җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга мобилизацияләнүчеләргә, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәмне дәвам итәргә күрсәтмә бирде. Быелгы еллык юлламасында Рнспублика Рәисе ТОрмышның барлык өлкәләренә аерым игтибар биреп тукталды. Яңа йөкләмәләр куелды, татарстан халкының тормышын тагын да яхшырту бурычы билгеләнде. Юлламаның көтелгән яңалыгы- киләсе 2024 нче елның фәнни-технологик үсеш елы дип билгеләнүе булды. Республика Рәисе нәкъ менә яшүсмерләр һәм балалар фәнни үзәкләренә, фәнгә һәм балаларны әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.
Back to Top