Сиринә Зәйнетдинова “Иртә дә генә торам” җырын башкара

“Иртә дә генә торам...“ Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, татар халык көе. Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Иңнәремә шәлем ябынам. Кемне сагынасың, дип сорамагыз, Күк күгәрченемне сагынам. Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Юл буйлары яшел өрәңге. Нигә ялгыз син, дип сорамагыз, Гомерем буе көтәм берәүне. Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Курай кисеп алам камыштан. Нигә моңлы син, дип сорамагыз, Моңлы бала булдым тумыштан.
Back to Top