ОСТАНКИНОГА МЕНДЕМ, ПОЛЕ ЧУДЕСТА УЙНАДЫМ

Мәскәүдәге һәм бөтен Европадагы иң биек бина – “Останкино” телевизион манарасы. Мин дә анда мендем. Әйләнә торган ресторанына да кереп сыйландым. Сәбәбе дә бар иде. Ниндиме? Атаклы “Поле чудес” уенында катнашуыма 5 ел тулган көнне шулай бәйрәм итәргә булдым. “Останкино”га керү Путин янына керү белән бердер, билләһи. Берничә кат чишендерәләр, паспортыңны карыйлар, тикшерәләр, кыскасы, энә күзе аша үткәрәләр. Паспортсыз бөтенләй дә кертмиләр. Сәяхәт вакытында мин, башыма каска киеп, манараның ачык балконына да чыгарга җөрьәт иттем. Без, андый тәвәккәлләр, 6 гына кеше булдык. Балконда шүрләтә үзе. Аяк асты ап-ачык бит. 15нче айфон төшеп кенә китә күрмәсен, дип үзем теләп тордым, үзем шул ук вакытта видеога төшереп калырга ашыктым. “Останкино”га керү бәясе күпме? Әйләнгеч ресторанда ничә сум калдырып чыктым? Барысы хакында да видеоязмадан карап белә аласыз. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #москва #мәскәү #сәяхәтханә #сәяхәт #сэяхэт #останкино #тв #телевидение
Back to Top