ЙОМЫРКАЛЫ ДУЧМАК

🥚Йомыркалы дучмак Камыр: 🔻0,5 стакан сөт 🔻1 йомырка 🔻40 грамм атланмай 🔻40 мл сыек май 🔻Тәменчә тоз, шикәр комы 🔻Он Эчлек: 🔻3 йомырка 🔻50 мл сөт 🔻1 баш суган 🔻30 грамм атланмай 1️⃣Йомшак камыр басабыз. Эчлекне ясаган арада камырны ял иттерергә куябыз. 2️⃣Эчлек өчен йомырка белән сөтне болгатабыз. Тоз, майда кыздырылган суган салып, тагын бер кат болгатабыз. 3️⃣Камырны 10-12 см диаметрда җәеп, кырыйларын чеметеп күтәртеп, эчлек салу өчен савытлар ясыйбыз. Аларны коры табага тезеп, кайнар мичтә 5-6 минут кына пешереп алабыз. 4️⃣Ярым әзер камыр савытларына җайлап эчлекне салабыз. 180 градуслы мичтә 15 минутка пешерергә куябыз. 5️⃣Табынга өстен майлап, кайнар килеш чыгарабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Back to Top