#Ришат2024 юбилей.

Яшәргә дә әле яшәргә 🌸 Гомерләрне айлар, еллар саный, Саный аны сәгать, минутлар. Гомердән дә озын ниләр бар соң? Гомердән дә кыска нәрсә бар? 🌺 Кушымта: 🌸Гомер берəү, икəү түгел гомер, Яшеннәрдәй кирәк яшнәргә. Шул гомернең кадерләрен белеп Яшәргә дә әле яшәргә. 🌸 Ай белмибез кадерләрен аның, Йөгереп кенә үтеп китә ул. Йөзебезгә җыерчыклар сала, Чәчебезгә чаллар кертә ул. 🌺 Кушымта. 🌸 Көйләрнең дә моңы бетеп бара, Кешеләрнең дә көче югала. Ниләр булды икән бу гөлләргә? Нәрсә булды икән дөньяга? 🌺 Кушымта.
Back to Top