Салават Фатхетдинов - Салават абый диләр
Салават Фатхетдинов 14 сезон
Текст
Мин һаман да унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман элекке,
Таңнар ата — һаман элекке…
Мин һаман да унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез,
Тик унсигез яшьлек кызлар гына: «Абый-абый, Салават абый,
Салават абый», диләр, — шунысы күңелсез.
Нәкъ унсигез яшьлек егет кебек,
Мин гашыйкмын бөтен дөнъяга.
Йөз хыяллар белән йоклап китәм,
Мең хыяллар белән уянам.
Урамнарда уйнап киткәнем бар,
Иптәш итеп бала-чаганы.
Акыл тешем күптән чыккан инде,
Акыл ягы һаман чамалы.