Нинди музейда тшерелгн кргзм бу, дисезме

Нинди музейда төшерелгән күргәзмә бу, дисезме? Бәлки, әле белмәүчеләр бардыр – Остазлар күргәзмәсе Sabr кибетенең бер өлешен алып тора. Әлегә шунда сыешабыз) Алга таба Остазларыбызның үсеше ничек барыр - көннән-көн күләме, сыйфаты арта бара, шөкер. Безнең сәхифәдә барлап, язып, тасфирлап барган бар әйберне дә, диярлек монда килеп үз күзләрегез белән күреп, карап, сокланып китә аласыз. Sabr кибетенә кием алырга, дип килүчеләр дә битараф кала алмый. Күпчелек вакытта бу экспонатлар аларны бала чакларына “алып китә”. “Эх, минем әни дә шулай чигә иде, әбиемнең өендә мондыйлар күп иде...кая микән алар хәзер...” Кемдер хәтирәләргә күмелә, кемдер әти-әниләрен, әби-бабайларын искә алып дога кыла, кемнедер уйланырга мәҗбүр итә. Ә кемдер – икенче юлы килгәндә экспонатларыбызны тулыландыра. Һәм барысы да рәхмәт сүзләре әйтә. Кемнең бездә булганы бар? Ошадымы? Барыгызны да көтеп калабыз, килегез: Яр Чаллы шәһәре, Сарман тракты, 56 (ЗЯБ 17/14). Акчарлак сәүдә йорты, 1 кат. _ О чем вы подумали? В каком музее проходи
Back to Top