Кичә самавырны искә алып чәйләгән идек.

Кичә самавырны искә алып чәйләгән идек. Бүген дә самавырны яңартабызмы?☺️ ⠀ Ничек инде аны яңартырга, диючеләрегез бармы? ) ⠀ Яңадан самавырның суын кайнатып чыгару була ул. Электр самавыр белән бар да аңлашыла – кабызасың да куясың. ⠀ 🌋Ә күмер самавырның хикмәте нидә? Җавабы сорауда – безгә күмер кирәк. Кибеткә барып кәгазь капчыкка тутырылган әзер күмер юк иде бит без үскәндә. Кабызып җибәрергә әзер таяклар, үзенчәлекле сыекчыклар да юк... ⠀ 🪵Мич башында гел дә 2-3 пулян (утын агачы) усак, йә булмаса юкә була иде. Ул анда әйбәт кенә кибеп тора. Махсус пычак белән нәзек кенә иттереп чыра әзерләп куела. Усакны кисергә җиңелрәк, януын да әйбәт янып китә. ✓Монсы “палочки для розжига” булды) ⠀ ☄Күмер бит инде, мичне нигә дә булса кабызып утын яндырганнан соң – көрәкләп алырлык була. Алдан кайгыртып, махсус күмер савытына гына тутырып куй да, капкачын яп. Югыйсә, көлгә әверелеп бетәчәк. Мич сирәк кабызылса, бигрәк тә – бер атналыкны әзерлисе. ✓Монысы була – “Уголь древесный”))) ⠀ ☄Мичтә кара-кызыл кыздыручы күмер
Back to Top