Yana zamanalar. Charlie Chaplin in Modern subtitles.

Чыгу елы:1936. Жанр:драма, комедия, мелодрама. Дәвамы:87 мин. Тавышлау:оригинал тавыш татарча субтитрлар. “Яңа заманалар“ дигән комедик мелодрама күренекле режиссер һәм актер Чарльз Чаплинның соңгы “сүзсез“ фильмы. Бөек депрессия дәвам иткән вакытта зур шәһәрләрдә тормыш агымы көчәя генә бара, прогресс бер урында таптанып тормый һәм тирә-юндәге һәр нәрсәне үзгәртә. Бу фильмда кечкенә Сукбай тормышы тасвирлана. Йөзләгән калган эшчеләр кебек үк ул заводта көне буе бертөрле эш эшли-гайкалар кыса. Ләкин конвейер җитәкчесе эшчеләреннән кәнәгать түгел, ул конвейер тизлеген арттырырга кушып тора. Үз эшен эшләп өлгерергә тырышкан Сукбай үзенең барлык адәм көчен югалтып, акылдан яза. Юләрләр йортыннан чыкканнан соң, ул яңа, кызыклы, күркыныч һәм дә романтик маҗараларга эләгә. Тормыш Сукбайга төрле сюрпризлар әзерли: яхшысын да, начарын да. Ләкин ул киләчәккә туры карап атлый һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Бу фильм Чарли Чаплинның иң яхшы эшләренең берсе итеп таныла һәм саклануга АКШның Милли Фильмнар Исемлегенә кертелә.
Back to Top