Тылсымлы җанварлар: Гринделвальд җинаятьләре

Warner Bros. Pictures ширкәте төшергән «Тылсымлы җанварлар: Гриндевальд җинаятьләре» исемле яңа фильм Дж. К. Роулингның Тылсым дөньясында дәвам итә торган биш яңа маҗараның икенчесе. Беренче кинофильмның ахырында гаҗәеп кодрәтле сихерче Геллерт Гринделвальдны (Джонни Депп), Ньют Скамандер (Эдди Рэдмейн) ярдәме белән, МАКУСА (АКШ Тылсым конгрессы) кулга алган иде. Әмма, үзенә хас осталык белән, Гринделвальд төрмәдән кача һәм, үзенең тарафдарларын ияртеп, саф канлы тылсымчыларның барлык тылсымсыз затлар өстеннән хакимлеген урнаштыру эшенә керешә. Гринделвальдның планнарына каршы торырга теләп, Альбус Дамблдор (Джуд Лоу) элеккеге шәкерте Ньют Скамандерны ярдәмгә чакыра, ул исә, нинди куркыныч янаганын белмичә, бу тәкъдимне кабул итә. Бу маҗарада мәхәббәт һәм тугрылык та сынала, чөнки тылсым дөньясы эчендә бүленеш-таркалыш һәм фетнә көннән-көн көчәя. Иң якын дусларга һәм хәтта гаиләңә дә ышанырга буламы икән мондый чорларда? Русиядә фильм 15 ноябрьдә кинотеатрларда күрсәтелә башлаячак
Back to Top