Нәбирә Гыйматдинова Үзем генә беләм 11-14 бүлекләр

Ә менә йөрәккә укмашкан хәсрәт төенен ничек чишәргә?! Чәбәләнгән-чәбәләнгән дә ул! Эре генә күз яше янагын юешләтте. Сәлимә кул арты белән аны тиз генә сөртте. Чит-ятлар мендәрен чылатмыйлар, мәгънәсез! Алдагы көннәренне уйла син кырык яшендә кырык тамчы бәхеткә тиенмәгән күке кызы. Бүген ярый ла җылы ояда кунасын. Ә иртәгә ни була? Ул Гафурларда бер тапкыр төн үткәргән иде. Печәнлектә. Әтисе ул көнне салмыш иде. Мич аралыгыннан дуст алып сулы чиләккә салды ата һәм шунда шикәр комы өстәде. — Сәлимә, бакча башында Сөләйләрнен биясе утлый. Сусагандыр, хайван, шушы тәмле суны эчерт, мә! Кызчык белә иде: дуст белән әнисе тараканнарны агулый. Әгәр аны биягә эчертсән — ат үләчәк иде. — Тиз атла! — дип акырды әтисе. — Мин ана кое суы гына бирәм, — дип киреләнгән иде кызчык, әтисе чәчүрмәсеннән йолкып: — Кушканны эшлә, мисез тавык! — диде. Сәлимә бәрәнге буразналары арасыннан барды-барды да, чиләкне җиргә аударды. Ә әтисе тирес өеменә посып күзәткән икән, ул кулындагы чыбыркысы белән кызчыкнын аркасына сыдырды: — Үтерәм, мисез тавык! Кызчык ычкынып коймага таба элдермәсә, исерек атадан рәхим-шәфкать көтәсе юк иде. Ул куркуыннан көнозын урамда буталды. Ә караңгылаткач, Сөләйман абзыйларның печәнлегенә менде. Анда да хәзерге кебек җылы: киндер капчыклар җәелгән ятак иде. Гафур көндезләрен шунда китап укый иде...
Back to Top