бавыр сумсасы

🥐БАВЫР СУМСАСЫ 🥟КАМЫР: 0,5 стакан сөт 0,5 стакан су 1 йомырка 50 грамм атланмай яки сыек май 0,5 чәй калагы тоз 0,5 аш кашыгы шикәр комы 1 чәй калагы чүпрә он 🥣ЭЧЛЕК: 250 грамм бавыр 1 баш суган 30 грамм сыек май (бавыр кыздыру өчен) 2 кашык төелгән бәрәңге боламыгы Сумса кыздыру өчен 500 мл сыек май Тоз, борыч 🔹🔹🔹 Чүпрә, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы онны бутап баш куябыз. Сөт, су, йомырка, май, тоз, шикәр комы, кабарган чүпрә, он салып йомшак камыр басабыз һәм 1 сәгатькә кабартырга куябыз. Кабарган камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, эчлек салып сумса ясыйбыз. Бераз кабартып алабыз. Кызган майда йөздереп кыздырып алабыз. 😋 Тәмле булсын!
Back to Top