Квест-уен “Безнең гаилә“ ДОУ N51 Иҗади төркем:Хадиуллина Г.Г., Тагирова З.З., НафиковаА.А.,РагановаН.В., Даутова С.Н.,Гусева Г.З

Квест – бер үк максат һәм тематика белән бәйләнгән уеннар чылбыры. Аларның әһәмияте нәрсәдә соң? -Баланың эшчәнлеген, активлыгын үстерүгә булыша; -тиешенчә җиһазланган белем бирү мохитендә үткәрелә; -белем бирүнең төрле өлкәсен интегральләштерергә ярдәм итә; -квест-уеннарны балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә үткәрергә мөмкин. Балалар белән үткәргәндә квестның нинди өстенлекләре бар сон? -Бала өчен мавыктыргыч уен; -биремнәрне үтәгәндә баланың шәхси кызыксынуы барлыкка килә; -балаларның кызыксыну өлкәләрен исәпкә алып, бик мөһим, авыр темаларны да җиңел генә үзләштереп була; -коммуникатив сәләтләрен үстерә; -группа белән эшләгәндә күзаллау һәм белем базасын тирәнәйтергә булыша; -алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтә.
Back to Top